Логотип «Мәйдан» журналы

Телешоу вакытында акробат хатын биеклектән ут өстенә егылып төшкән

The America's Got Talent шоуында чыгыш ясаган вакытта акробат Мэри Вулф-Нильсен (Mary Wolfe-Nielsen) биеклектән егылып төшкән. Әлеге вакыйгадан бер фрагмент проектның Facebookтагы битендә басылып чыкт...

The America's Got Talent шоуында чыгыш ясаган вакытта акробат Мэри Вулф-Нильсен (Mary Wolfe-Nielsen) биеклектән егылып төшкән. Әлеге вакыйгадан бер фрагмент проектның Facebookтагы битендә басылып чыкты.
akrob
Мэрины ире  Тайс Нильсен (Tyce Nielsen) тотып торган, ир күзен бәйләгән килеш чыгыш ясаган. Бер мизгелдә ул башы белән аска төшкән хатынының аягыннан эләктереп алырга тиеш булса да, куллары шуып китеп, акробат хатын сәхнәгә егылып төшкән. Ә анда ялкын кабызылган булган.
Хатын-кыз жюри әгъзаларын һәм тамашачаны шок хәлендә калдырып аска егылган. Залда аны ике яшьлек улы белән аның әбисе дә булган. Иң гаҗәбе шул: акробат аякларына торып баскан, шуннан соң аның зыян күрмәгәнлеге ачыкланган.
Фото: видеодан скриншот
 
Видео: https://www.facebook.com/agt/videos/10156109194099760/
 

Комментарийлар