Телефонга акча бар, ник сәламәтлеккә юк?
Кыш җиткән саен әти-әниләр чаңгы мәсьәләсен күтәрми калмый. Быел да, мәктәпләрдә тимераяк, чаңгы сатып алырга кушалар, дип зарланучылар булды. Әллә мәктәпләрнең спорт җиһазлары алырга акчасы юкмы? Бел...
Кыш җиткән саен әти-әниләр чаңгы мәсьәләсен күтәрми калмый. Быел да, мәктәпләрдә тимераяк, чаңгы сатып алырга кушалар, дип зарланучылар булды.
Әллә мәктәпләрнең спорт җиһазлары алырга акчасы юкмы? Белгечләр, шәхси чаңгы булдырырга кушуның башка сәбәпләре дә бар, ди. Кемгә ышанырга?
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Алабугада әти-әниләр мэрга мөрәҗәгать иткән. Мәктәптә кече сыйныфларда укучыларга чаңгы җитми икән. Әти-әниләренә сатып алырга туры килә. Ә моңа барысының да акчасы җитми. Шәһәр хакимиятендә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Беренче булып, 8 нче мәктәпкә 110 комплект чаңгы кайтартканнар. Бу 385 мең сумга төшкән.
Бөгелмәдә исә барлык укучыларга да өйләреннән чаңгы алып килергә кушканнар. Түбән Камада аны бары югары сыйныф укучыларына гына бирәләр икән. Казан мәктәпләренең берсендә чаңгы урынына таяк алырга тәкъдим иткәннәр. Андыйлар скандинавча йөри.
“Мин 7 нче сыйныфта укыйм. Бездә чаңгыда шууны тимераякка алыштырдылар. Хәзер шугалакка йөрибез. Тимераягы булмаганнарга 250 сумга прокатка алырга туры килә. Атнага өч тапкыр бу. Айга 3 мең сум дигән сүз. Әгәр алып килмәсәң, “2ле” куялар. Энемә чаңгы алып килергә кушканнар, әмма аны сыйныфта калдырырга ярамый. Чөнки ул кабинетта директор дәрес уздыра. Аның чаңгыларга карап утырасы килми икән”, – дип язган бер укучы “ВКонтакте” челтәрендәге “Бакчаларда, мәктәпләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш” төркемендә.
Шәһәрдә һәм авылда...
Казанда 1800ләп бала укыган мәктәпләр дә бар. Андыйларда бер үк вакытта берничә сыйныф физкультура дәресенә чыга. Һәр сыйныфта 30 бала укый. Ничек барысына да чаңгы җиткерергә? “Мин шәһәрнең берничә мәктәбендә эшләдем. Берсендә аерым чаңгы базасы бар иде. Икенчесендә хәтта тимераякларда шуарга була иде. Хәзерге вакытта белем биргән мәктәптә андый мөмкинлек юк, – ди Казан мәктәбенең берсендә физкультура укытучысы Илдус Мифтахов. – Чаңгы урынына без тимераякны сайладык. Моны укытучы үзе хәл итә. Дәрестә балалар чаңгыларның уңын, сулын бутыйлар да, аннан уңайсыз дип зарланалар. Ә өйдән алып киләләр икән, бернинди проблема юк. Әти-әниләр балалары хакына бөтенесенә әзер. Ә тимераяк, чаңгыга акча таба алмыйлар. Бездә укучыларның 99 процентында тимераяклары бар, булмаганнар прокатка ала. Берничә дәрескә әзерлексез килгәннәргә начар билге куярга туры килә. Шунысы кызык: тимераякны бер сәгать файдалану студентлар өчен – 100, ә укучыларга – 150 сум. Нәрсә, әллә студентлар укучылардан фәкыйрьрәкме? Әти-әниләр балаларының сәламәтлеге турында уйламый, физкультураны кирәксез фән итеп күрә. Баланың БДИ тапшырасы бар, диләр. Ә бит авырсаң, аны биреп булмый. Телефонда утырганчы, балалар күбрәк саф һавада йөрсеннәр. Балаларга акчаны кызганмасак иде”.
Теләче районының Шәтке мәктәбендә барысы 76 бала белем ала. Директор Александр Ибушев әйтүенчә, һәр укучы үз чаңгысын алып килә. Моннан биш-алты ел элек әти-әниләр шулай килешкән. Тавыш чыгаручы да юк. “Чит авылдан килгән дүрт укучы алып килми. Ярышка бару өчен 15ләп чаңгы бар. Чаңгы алырга юктан гына кушмыйбыз. Беренчедән, балаларның аяк үлчәме төрле. Шуңа күрә ботинкалар баланың аягына ярамаска мөмкин, икенчедән, гигиена дигән нәрсә бар. Шәһәрдә чаңгылар белән транспортка керергә уңайсыз, ә авылда андый мәшәкать юк. Укучылар аны өйләренә алып кайтып йөри”, – ди ул.
Өйдәге чаңгы яхшырак шуамы?
Физкультура дәрес саналмыймы, әллә әти-әниләр барысын да мәктәптән таләп итәргә өйрәндеме? “Мәктәпләрдә күпме чаңгы җитү-җитмәвен әйтә алмыйм. Элек агач чаңгыларда шуалар иде, хәзер ботинкалы пластик чаңгылар. Гигиена дигән нәрсә бар. Алты дәрес буе шөгыльләнеп, ботинкасы юешләнеп бетәргә мөмкин. Аны кайда киптерәләр? Бәлкем, әти-әниләр бу ягын аңлап та бетермидер. Безнең уку йортында чаңгы базасы бар. Анда студентлар көнгә бер чаңгыдан бер мәртәбә генә файдалана ала. Шундый таләп куелган. Берәүләр өйләреннән алып килгән яхшы чаңгы белән шуа, ә икенчеләр мәктәпнең иске чаңгысы белән артта калырга мөмкин. Монысы – психологик ягы. Чаңгы алып килегез дигәндә, бәлкем, укытучылар шуны да күздә тотадыр. Бүген әти-әниләр кыйммәтле телефоннарга акча таба, ә чаңгыга кызгана. Сәламәтлеккә дигән акчаны янга калдыру – киләчәктә даруларга тотачак чыгымнар дигән сүз ул”, – ди Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-укыту бүлеге мөдире Роза Гыйльметдинова.
Бу мәсьәләдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ни уйлыйлар? “Гомуми белем бирү учреждениеләрендә уку процессы “Мәгариф турында”гы Законга нигезләнеп оештырыла. Белем бирү стандартлары нигезендә “физик тәрбия” уку планының мәҗбүри өлешенә кертелә. Чаңгыда шуу программасы да мәҗбүри каралган. Закон нигезендә физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Республикада күпчелек мәктәпләрдә җитәрлек чаңгы бар, шул ук вакытта укучыларның шактые үз чаңгысын алып килә. Алар аннан дәрестә генә түгел, ял вакытында файдалана ала. Әгәр ниндидер мәктәптә кагыйдәләр бозыла икән, ул вакытта мәктәп җитәкчелегенә яки оештыручыга мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип киңәш бирәләр министрлыкта.

Комментарийлар