Логотип «Мәйдан» журналы

Теләчедән Мөхәммәтхановлар Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында лауреат булды

Теләче районының Шәтке авылыннан Мөхәммәтхановлар гаиләсе ансамбле Казан шәһәрендә үткән “Сәнгатькә чикләр юк” I Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр итә  “Те...

Теләче районының Шәтке авылыннан Мөхәммәтхановлар гаиләсе ансамбле Казан шәһәрендә үткән “Сәнгатькә чикләр юк” I Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр итә  “Теләче” газетасы.
5139
Әлеге фестиваль-конкурс Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырылган.
Гөлгенә һәм Рафил Мөхәммәтхановлар һәм аларның уллары Айсаф, Альмир, Айбулат сәхнәдә уен кораллары белән татар халык көйләренә тезмә башкарып, конкурсның инструменталь жанрында "Музыкаль гаилә" номинациясендә лауреат дипломына лаек булганнар.
 

Комментарийлар