
Җырчы Салават призына көрәш ярышларының әле тарихта булганы юк. Шуңа да карамастан, беренчесе – соңгысы булмас, дигән ышаныч та бар. Теләчедәге ярышларга күрше-тирә район көрәшчеләре килгән булса, оештыручысы сүзләренә караганда, киләчәктә аны республика күләмендә уздырырга, тора-бара Россиякүләм турнирга әйләндерергә теләү уйлары да бар икән.
Салават призына узган беренче көрәш турнирында 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге көрәшчеләр бил алышкан.
Комментарийлар