Логотип «Мәйдан» журналы

Тәбрис Яруллин “Татар кызы” бәйгесенең башка конкурслардан төп аермасын әйтте

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Татар кызы” халыкара конкурсының башкарма директоры Тәбрис Яруллин “Татар кызы” бәйгесенең башка конкурслардан аерылып торган үзенчәлеге...

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Татар кызы” халыкара конкурсының башкарма директоры Тәбрис Яруллин “Татар кызы” бәйгесенең башка конкурслардан аерылып торган үзенчәлеге бар дип саный.



068 Фото: Виталий Янчишин


Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Гүзәллек бәйгеләрендә матурлык, тышкы кыяфәт буенча бәя бирәләр. Сәләтне ачыклау бәйгеләрендә, кешенең талантын карыйлар. Ә “Татар кызы” ул – шәхесне ачыклау, шәхес сайлау бәйрәме”, - диде Тәбрис Яруллин.
Спикер фикеренчә, татар тормышында хатын-кызлар аерым урын били.
“Татарлар тормышында хатын-кызлар аеруча зур роль уйнаган. Иҗтимагый хәрәкәт булсынмы ул, мәгариф өлкәсеме, мәдәниятме – хатын-кызның үз урыны бар. Бәлки минем шулай уйлыйсым киләдер, әмма хатын-кызлар  татар тормышында зур эз калдырган. Әле бит йөз ел элек күп илләрдә хатын-кызлар тавыш та бирә алмаган, ире булмаса, чаршау артыннан да чыга алмаган, - диде Тәбрис Яруллин.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/13/175047/

Комментарийлар