Логотип «Мәйдан» журналы

Театр белгечләре яшьләрне өйрәтә

19-25 ноябрьдә «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале  узачак.Быелгы фестивальдә 200гә якын кеше катнаша. Россиянең әйдәп баручы театрларыннан танылган театр белгечләре яшь режиссерлар өчен остаханәләр, очрашу...

19-25 ноябрьдә «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале  узачак.
ljo7banm0v8
Быелгы фестивальдә 200гә якын кеше катнаша. Россиянең әйдәп баручы театрларыннан танылган театр белгечләре яшь режиссерлар өчен остаханәләр, очрашулар үткәрәчәк. Режиссура буенча белем бирү лабораториясенең темасы спектакльнең иҗат төркемен туплауга, рәссам, хореограф, композитор, яктылык буенча рәссам белән хезмәттәшлегенә багышлана. Спектакльләрне татар, башкорт, рус телләрендә күреп булачак. Камал театры 19 ноябрьдә Илгиз Зәйнинең – «Көтәм сине» әсәрен, 20сендә «Әкият» курчак театры Марина Протасованың– «Идет коза рогатая» дигән әкиятен, 21ендә Әлмәт теа­тры Ярослава Пулиновичның – «Син кайда идең?» дигән спектаклен, 24ендә Чаллы курчак театры «Сак-Сок» әкиятен тәкъдим итә.
Спектакльләрне Камал театрының зур һәм кече залларында, Яшь тамашачылар театрында, «Угол» иҗат лабораториясендә, Болак буе яшьләр театрында, Лядской бакчасында, Ленин исемендәге мәдәният сараенда карарга мөмкин булачак.

Комментарийлар