Логотип «Мәйдан» журналы

Театр белгече һәм тәнкыйтьче, профессор Рәүф Мәхмүт улы Игъламов вафат

Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында һәм Казан театр училищесында укыткан танылган театр белгече һәм тәнкыйтьче, профессор Рәүф Мәхмүт улы Игъламов, озак елларга сузылган авырудан соң, ки...

Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында һәм Казан театр училищесында укыткан танылган театр белгече һәм тәнкыйтьче, профессор Рәүф Мәхмүт улы Игъламов, озак елларга сузылган авырудан соң, кичә фани дөньядан бакыйга күчкән. Мәрхүмне бүген җирлиләр.
iglamov_rauf
Рәүф Игъламов 1941 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә татарның күренекле архитекторы Мәхмүт Камал улы Игъламов (1908–1973) гаиләсендә дөньяга килгән. 1959 елда шәһәрнең 89 нчы урта мәктәбен тәмамлый һәм архитектор әтисенең һөнәри белгечлеген дәвам иттерү теләге белән Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Ләкин бер-ике елдан, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлап, 1962 елдан Казан театр училищесында укый башлый. Училищены драма артисты дигән диплом алып тәмамлагач, 1966–1971 елларда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының театр белгечлеге факультетында югары белем ала. Казанга кайткач, 1971 елдан Казан мәдәният институтының (1995 елдан мәдәният һәм сәнгать академиясе) әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1974 елдан шул ук кафедраның өлкән укытучысы, 1994 елдан 2002 елга кадәр «Заман драматургиясенең теоретик нигезләре», «Драма теориясе», «Татар театр сәнгате тарихы» кебек махсус курслардан студентларга лекцияләр укый. 1981 елда, үзлегеннән әзерләнеп, Мәскәүдә «Татар совет театры формалашуында Кәрим Тинчурин драматургиясенең роле» дигән темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап кайта.
Сәхнә әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьчесе буларак, Р.Игъламов Казан һәм Мәскәүнең көндәлек матбугатында узган гасырның җитмешенче елларыннан языша башлый. Ул – татар драматургиясе һәм тарихына караган оригиналь фикерле дистәләрчә күзәтүләр, очерк язмалары, Кәрим Тинчурин драматургиясенең үзенчәлекләрен яңача теоретик нигезгә куеп тикшергән фәнни хезмәтләр, шул исәптән «Күренекле драматург» («Выдающийся драматург», 1987) дигән монография, татар драматургиясенең классигы Галиәсгар Камал, сәхнә әдәбияты осталары Риза Ишморат, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек драматурглар, Фуад Халитов кебек актерлар турында язган иҗат портретлары һәм белешмә-мәкаләләр авторы. Р.Игъламов шулай ук Казан курчак театры тарихына багышланган кулланма-дәреслек һәм «Искусство играющих кукол» (2004) дигән китап авторы буларак та билгеле.
1989 елдан ул СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителә, аңа 1991 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Бу хакта "Әдипләребез" 2 томлык биобиблиографик белешмәлектә бәян ителә (Татарстан китап нәшриятында 2009 елда дөнья күргән басманы Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани төзегән).
Рәүф ага Игъламовның эшен улы Нияз Игъламов дәвам итүен дә билгеләп үтү урынлыдыр. Танылган театр тәнкыйтьчесе, Д.Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты Нияз Игъламов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әдәби-драматик өлеш өчен җаваплы.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар