Логотип «Мәйдан» журналы

Татьяна Голикова: Казан WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга әзер

Казан WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзер. Бу хакта журналистларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хәбәр итте.«Казан дөнья чемпионатын уздыруга әзер. Бу...

Казан WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзер. Бу хакта журналистларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хәбәр итте.
Татьяна Голикова: Казан WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга әзер<br>
«Казан дөнья чемпионатын уздыруга әзер. Бу минем генә фикерем түгел - бүген биредә көннең беренче яртысында эшләгән барлык хезмәттәшләремнең фикере. Минем уйлавымча, бу чит илдәге коллегаларыбызның да фикере. Без барлык мәсьәләләрне дә диярлек карадык», - диде ул.

Ярышларның мөһим өлеше булып, эшлекле программа торачак, диде Голикова. Ул бүгенге көндә Россиядә мәгариф, хезмәт базары алдында нинди чакыру тора, белем бирү процессын үзгәртү өчен нинди мөмкинлекләр бар, дигән сорауларга җавап бирергә тиеш.
«Без моның өстендә хезмәттәшләребез белән эшлибез, хәзер кайбер тәкъдимнәр ясарга тырыштык. Билгеле, без үзгәрергә тиешбез», - диде Вице-премьер.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Ярышларда алтмыштан артык илдән 1600гә якын яшь белгеч катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак.

  • Бүген «Казан Экспо»да WorldSkills милли чемпионаты ярышлары старт алды, алар 23 майга кадәр дәвам итәчәк.


Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186686/

Комментарийлар