Реклама
“Татнефть Арена” илнең иң яхшы боз сарае
5-8 июньдә Красноярскида спортның кышкы төрләре, туризм һәм актив ял индустриясе буенча халыкара конгресс уздырыла. Анда “Спорт индустриясе лидерлары” премиясенең “Иң яхшы боз сарае” номинациясендә Ка...
5-8 июньдә Красноярскида спортның кышкы төрләре, туризм һәм актив ял индустриясе буенча халыкара конгресс уздырыла.

Анда “Спорт индустриясе лидерлары” премиясенең “Иң яхшы боз сарае” номинациясендә Казанның “Татнефть Арена” боз сарае җиңгән ( “Татнефть Арена” 2014 елда бу номинациядә инде җиңгән иде). Җиңүче тавыш бирү юлы белән сайланган, дип хәбәр итә әлеге спорт корылмасының матбугат хезмәте.
“Татнефть Арена” тавышларның 29,8 процентын җыйган. II урында – 28,3 процент тавыш алган “Арена Омск”. “Чебоксар Арена” 9 процент, “Уфа Арена” 8,5 процент тавыш җыйган.
Конгресс, “Спортивная держава” форумы” автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан, РФ Спорт министрлыгы, Россиянең тау чаңгысы спорты һәм сноуборд федерациясе, Спорт индустриясе оешмалары ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – тармактагы яңа тенденцияләр турында мәгълүмат ирештерү, андагы проблемаларны ачыклау, хәл итү юлларын эзләү һәм профилактикалау, илдә спортның кышкы төрләре, туризм һәм актив ял индустриясен үстерүгә булышлык итү.

Комментарийлар