«Медиалогия» версиясе буенча Татарстанның иң зур әһәмияткә ия гаммәви мәгълүмат чаралары рейтингына шулай ук «Челнинские известия» газетасы, «НТР – Нижнекамск» телекомпаниясе, «События» электрон басмасы һәм Алабуга районының «Новая Кама» газетасы кергән. «Татар-информ» агентлыгы рейтингның лаеклы лидеры булган, ул ел нәтиҗәләре буенча төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары базарында үз позицияләрен тагын да ныгыткан.
«Бизнес Онлайн», Inkazan, Kazanfirst, Prokazan һәм Chelny-biz басмаларының рейтинглары төшкән.
- «Медиалогия» системасы рейтингы 48,4 меңгә якын чыганакны (телевидение, радио, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет гаммәви мәгълүмат чаралары) үз эченә алган электрон базада төзелгән.
Комментарийлар