Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның автограф сессиясе була

16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим...

16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Казань. 21.11.2016. Пк, посвященная конкурсу молодых татарских поэтов «Калеб. Я?а дулкын». Галимжан Гильманов (Фото: Ильнар Тухбатов / ИА Татар-информ)
«Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә, драмасына да әверелә», диелә бу хәбәрдә.
Кызыксындыру максатыннан, китапка әсәрнең дәвамы буларак иҗат ителгән «Албастылар-2» әсәренең беренче бүлеге урнаштырылган.
Кичә Казанның Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан бинада 16.00 сәгатьтә башлана.
 

Фото: Илнар Төхбәтов 


https://tatar-inform.tatar/news/letters/15-12-2020/tatmedia-dagy-d-bi-kafe-da-galim-an-gyylmanovny-avtograf-sessiyase-bula-5792716

Комментарийлар