Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды

«Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды. Айдар Сәлимгәрәев Марат Моратовны, Ирек Миңнәхмәтовны һәм Айрат Зариповны кабул итте. Очрашу барышында агентлык үсеше мәсьәләләре т...

«Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды. Айдар Сәлимгәрәев Марат Моратовны, Ирек Миңнәхмәтовны һәм Айрат Зариповны кабул итте. Очрашу барышында агентлык үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды<br>
Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын 24 сентябрьдән җитәкләде. Ул, Татарстан Дәүләт Советына күчүе сәбәпле, агентлыкның элеккеге җитәкчесе Айрат Зариповны алыштырды. Зарипов агентлык эшенә 2015 елдан 2019 елга кадәр җитәкчелек итте.

2012 елдан 2015 елга кадәр «Татмедиа» белән хәзер «Татспиртпром» ААҖ башлыгы булган Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелек итте. Аңа кадәр, 2009-2012 елларда, республика агентлыгы җитәкчесе вазифасын хәзерге вакытта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булган Марат Моратов биләде.
Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» башлыгы булганчы, Татарстан Президентының мәгълүмати-аналитик идарәсен җитәкләде.

 
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195527/

Комментарийлар