Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды

«Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрлә...

«Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.tatmedia
28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу сәламәтлек саклауның иң җаваплы юнәлешләренең берсенә, аларга һөнәри осталык, батырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт әйтергә кирәк.
Бинада йөрәк формасындагы сурәт  #Безбергә акциясе ярдәмендә кабынды.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре беренче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен рәсми рәвештә билгеләп үтте.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне Россиядә озак вакыт рәсми булмаган рәвештә бәйрәм ителде. Ул 2020 елда гына расланды. Шул хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
 

Фото: tatar-inform.tata


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-04-2021/tatmedia-da-ashygych-yard-m-hezm-tk-rl-ren-r-hm-t-belderep-y-r-k-sur-te-kabyndy-5821509

 

Комментарийлар