Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа» җәмгыяте Зимфира Гыйльметдинованың якыннарының кайгысын уртаклаша

Бүген, 15 декабрьдә, 54 яшендә журналист һәм язучы Зимфира Гыйльметдинова вафат булды. «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашты.«Зимфира Гыйльметдинова җавап...

Бүген, 15 декабрьдә, 54 яшендә журналист һәм язучы Зимфира Гыйльметдинова вафат булды. «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Зимфира Гыйльметдинова җаваплы, вазифасын төгәл башкаручы хезмәткәр, актив тормыш позициясе булган кеше иде. Ул чын күңелдән мәдәниятне яраткан, артистлар дөньясын яхшы белгән иҗат кешесе, һәрчак аның идеяләре һәм планнары күп иде. Ул хезмәттәшләре өчен рухландыручы шәхес һәм остаз булды. Мондый кешеләр тормышта сирәк очрый. Без аның туганнары һәм якыннары белән бергә кайгырабыз», диелә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков имзалаган кайгынамәдә.
Зимфира Гыйльметдинова 2002 елдан 2014 елга кадәр «Сәхнә» журналында җаваплы сәркатиб, 2014 елдан — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә матбугат сәркатибе булып эшләде, 2021 елның сентябреннән Казан шәһәре Башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеген җитәкләде.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/incident/15-12-2021/tatmedia-mgyyate-zemfira-gyylmetdinovany-yakynnaryny-kaygysyn-urtaklasha-5845204

Комментарийлар