Логотип «Мәйдан» журналы

«ТАТМЕДИА» иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләде

Бүген “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге иң яхшы почтальоннарга һәм почта бүлекчәләре җитәкчеләренә акчалата бүләк тапшырды. Фото: Илнар Тухбатов“ТАТМЕДИА”да “Татарстан почтасы” белән берлект...

Бүген “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге иң яхшы почтальоннарга һәм почта бүлекчәләре җитәкчеләренә акчалата бүләк тапшырды.
ti1_8540 Фото: Илнар Тухбатов
“ТАТМЕДИА”да “Татарстан почтасы” белән берлектә почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Тантанага 2018 елның беренче яртыеллыгында газета- журналларга яздыру буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән биш хезмәткәр чакырылган.
Әлеге конкурс быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның шарты – почтальоннар язылучыларны саклап кына калмыйча, аларның санын бермә-бер арттырырга тиеш.
Җиңүчеләрнең барысы да мактау грамотлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, почта хезмәткәрләренә 15 мең, ә почта бүлекләренә 30 мең күләмендә акчалата премия тапшырылды.

http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар