Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа» башлыгы төбәк чемпионатының иң яхшы полиграфчыларын бүләкләде

Казанда WorldSkills төбәк чемпионатының төп этабын тәмамлау кысаларында Татарстанда иң яхшы полиграфия технологларын ачыкладылар.«Сер түгел, өйрәнгәндә катнашучылар кыйммәтле җиһазлар куллана алмыйлар...

Казанда WorldSkills төбәк чемпионатының төп этабын тәмамлау кысаларында Татарстанда иң яхшы полиграфия технологларын ачыкладылар.
«Татмедиа» башлыгы төбәк чемпионатының иң яхшы полиграфчыларын бүләкләде
«Сер түгел, өйрәнгәндә катнашучылар кыйммәтле җиһазлар куллана алмыйлар, һәм күп кенә университетларның аларны сатып алу мөмкинлеге юк. Нәкъ менә шушы ярышлар вакытында алар полиграфия предприятиеләрендә эшләү буенча бик зур тәҗрибә ала, яңа техника белән таныша, яңа алымнар үзләштерә ала», - диде Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Полиграфик технологияләр» компетенциясе кураторы - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Компетенциядә Иван Соловьев җиңде, ул Самарадан Казан тикшеренү технология университетына техник-технологка, полиграфчы белгечлегенә укырга килгән. «Миңа полиграфчы һөнәре якын һәм таныш, чөнки минем гаиләдә күпләр бу өлкәдә эшли, мин шулай ук моның белән шөгыльләнергә, алга таба шул юнәлештә үсәргә булдым», - диде җиңүче. Төбәк чемпионатыннан соң Иван илкүләм чемпионатка әзерләнәчәк, анда да җиңү яуларга планлаштыра.

Әлеге компетенция буенча төбәк чемпионатында алты кеше катнаша - бер кыз һәм биш егет. Алар барысы да Казан вәкилләре. Алар Казан тикшеренү технология университетында укыйлар, нәшрият эше һәм редакцияләү белән шөгыльләнәләр. Яшь кешеләрне чемпионатка әзерләү шәһәрнең коммерцияле типографияләре базасында узды.

  • Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәният йортында 75 WorldSkills һәм 38 JuniorSkills компетенцияләре буенча укучыларны һәм техникум студентларын бүләкләделәр. Бөтен Татарстан буенча меңләгән укучы төбәк чемпионатында катнашты һәм WorldSkills хәрәкәте белән танышты.



Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197063/

Комментарийлар