Логотип «Мәйдан» журналы

“Татмедиа” АҖ филиаллары булган басма ММЧ вәкилләре өчен татар телендә семинар үткәрелде

Бүген “Татмедиа” АҖ филиаллары булган басма ММЧ вәкилләре өчен семинар үткәрелде. Күп санлы журналистлар белән очрашуга Казан федераль университетында (КДУ) озак еллар эшләгән профессор, филология фән...

Бүген “Татмедиа” АҖ филиаллары булган басма ММЧ вәкилләре өчен семинар үткәрелде.
news-zt6x7n7anl
Күп санлы журналистлар белән очрашуга Казан федераль университетында (КДУ) озак еллар эшләгән профессор, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм фән эшлеклесе Фәһимә ханым Хисамова килгән иде.
“Татар басмаларының теле: стилистик үзенчәлекләр һәм тәрҗемә мәсьәләләре” темасын ачуга корылган семинарда республикада нәшер ителә торган газеталар анализланып, типик хаталарга игътибар бирелде. Күренекле галимә киңәшләрен биреп, кайбер сүзләрнең язылышы буенча телче буларак тәкъдимнәр кертте. Без әле дә булса 1936 елда кабул ителгән орфографик кагыйдәләргә таянабыз, ләкин әлеге законны үзгәртү кирәк, дигән фикердә татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы Ф.М.Хисамова.
“Гомумән алганда, газеталарның телен начар дип әйтә алмыйм, бигрәк тә район газеталарына карашым уңай”, - дип, Фәһимә ханым Хисамова соңыннан журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышты, тема кысаларында тел законнарын искәртте.
Аннары Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының ММЧ белән эшләү департаменты вәкиле район газеталарының электрон вариантларындагы тәрҗемә текстларына хас хаталарны барлап, аерым мисалларда дәлилләде.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар