Логотип «Мәйдан» журналы

“Татлы Рамазан”: казанлыларга һәм башкала кунакларына хөрмә өләшәчәкләр

8 июньдә, җомга көнне, Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узачак.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм мөселман яшьләрендә әхлакый таянычларны ныгыту максатынна...

8 июньдә, җомга көнне, Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узачак.
 
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм мөселман яшьләрендә әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук туристларның һәм Казан кунакларының Изге Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә узачак акция кысаларында волонтерлар “барлык айлар солтаны”ның төп символы – хөрмә өләшәчәкләр һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Комментарийлар