Логотип «Мәйдан» журналы

"TatarTell"дән Алсу Хафиз Грета Тунбергның БМОдагы чыгышын татарча яңгыратты

"Татары Urduck TV" Ютуб каналында "TatarTell" оешмасы рухландыручысы Алсу Хафиз Грета Тунбергның Берләшкән Милләтләр оешмасындагы экологик проблемага багышланган чыгышын татарча яңгыратты.Әлеге проект...

"Татары Urduck TV" Ютуб каналында "TatarTell" оешмасы рухландыручысы Алсу Хафиз Грета Тунбергның Берләшкән Милләтләр оешмасындагы экологик проблемага багышланган чыгышын татарча яңгыратты.
greta-tunberg
Әлеге проект "TatarTell" проекты кысаларында тәржемә итеп эшләнгән.
"Бу идеяны, чын дөресен әйткәндә, безгә тарихчы Айрат Фәйзрахманов тәкъдим иткән иде. Алга таба без жәмгыятьтә резонанс тудырган темалы видеоларны тәрҗемә итәргә ниятлибез. Һәм шуның өчен Гретаның нотыгын да сайладык", - дип проект хакында сөйләде Алсу Хафиз.
"Бу видео белән без татарлар игътибарын экологиягә юнәлдерергә булдык", - дип искәртә "TatarTell" оешмасы рухландыручысы.
Видеолар 2-3 атнага бер чыгып барачак. "Аннары популярлыгына карап", - дип әйтте Алсу Хафиз.

  • Грета Тунберг - швед укучысы, экологик активист. 15 яшендә швед парламенты каршында "Климат өчен мәктәп забастовкасы" плакаты белән торган. Париж килешүе буенча климат үзгәрүгә каршы эш алып барырга кирәклеге хакында әйтеп, швед парламенты каршына чыккан. Бу чыгышы белән резонанс тудырган. Җәмәгатьчелек аны хуплаган.



Фото: ачык чыганаклардан

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/195003/

Комментарийлар