Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган

Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннә...

Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган.
0023
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фаҗига кичә көндез Нарат бистәсенең Лесная урамындагы 10а йорты янында килеп чыккан.
Урынга Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.
Алар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат үз кишәрлегендә су чокырын киңәйткән вакытта, өстенә балчык ишелеп, шуның астында күмелеп калган.
Коткаручылар ир-атның мәетен дүрт метрлы чокырдан чыгарып, полицейскийларга тапшырган.
0026
 

Фото: ГУ МЧС по РТ



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/27/170418/

Комментарийлар