Татарстанның яшь галимнәренә В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясе тапшырылачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указны имзалады.30 июньдә ТР Фәннәр академиясе президиумының Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәнн...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указны имзалады.
30 июньдә ТР Фәннәр академиясе президиумының Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Вячеслав Алемасовның туган көне алдыннан узачак утырышында яшь галимнәргә премияләр тапшырылачак.
2016 елда В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясенә техник фәннәр кандидаты, КИТТУ-КХТИ доценты Тимур Билалов; "Хуҗамәт ремонт-механика заводы" ААҖның (ТРның Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы) баш инженеры, баш конструкторы Айрат Гыймадиев; техник фәннәр кандидаты, КИТТУ-КАИның "Энергия нәтиҗәле технологияләр" фәнни-тикшеренү институты директоры Ришат Сәлахов лаек булды, диелә ТР Фәннәр академиясе сайтында.

Комментарийлар