Татарстанның “Яшь Армия”челәре беренче слеты Чаллыда узды
Чаллыда Татарстан «Яшь Армия» хәрәкәтенең беренче слеты булып узды. Анда республиканың 50 яшь армеецы тантаналы рәвештә ант итте. Чара “Ватан-Ана” мемориаль һәйкәл янында үткәрелде. Фото: shahrichalli...
Чаллыда Татарстан «Яшь Армия» хәрәкәтенең беренче слеты булып узды. Анда республиканың 50 яшь армеецы тантаналы рәвештә ант итте. Чара “Ватан-Ана” мемориаль һәйкәл янында үткәрелде.
Фото: shahrichalli.ru
Чарада олы кунаклардан генерал Анатолий Молоствов, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Президент департаментының милли сәясәтен тормышка ашыру буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Чаллы хакиме урынбасары Флера Андреева, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ирек Зиннуров һәм башкалар чыгыш ясады. Иң зур кунакларның берсе Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина иде, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев исеменнән яшь армиячеләрнең беренче республика слетында ихлас сәламләгән Флера Андреева: "Чаллыда “Яшь Армия"нең 1 нче санлы ПОСТы урнашкан. Аның төзелгән көненнән алып эшчәнлеген туктатканы юк. Шәһәребезнең ярты миллионлы халкы өчен ул иң изге урыннарның берсе. Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә дәүләт башлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Безнең иманыбыз камил: физик һәм рухи әзерлек белән сез Ватаныбызны сакларга һәрвакыт әзер булачаксыз", - дип, җыелган яшь армиячеләрне шәһәр башлыгы исеменнән котлады.
Яшь армиячеләр тантаналы рәвештә ант иткәннән соң, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җыр һәм чыгышлар булды. Татарстанда югары урыннар яулаган Чаллының 47 нче кадетлар мәктәбе кызлары һәм егетләре үз осталыкларын күрсәтеп, тантананы ямьләндерделәр. Кызлар рәт һәм колонналарга тезелеп барабан каксалар, егетләре шул барабан тактына туры китереп стройда атлау осталыкларын күрсәттеләр.
Слет барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина яшь армиячеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм яшьләрне хәрби-ватанпәрвәр рухта тәрбияләү ниятен тулысынча хуплады.
Ил өчен яу кырында башын салган хәрбиләрне искә алып, тантана барышында бер минутлык тынлык игълан ителде. Ахырдан Мәңгелек утка чәчәкләр куелды.
“Яшь армия” сафларына 11 яшьтән өлкән булган һәр мәктәп укучысы керә ала. Хәзерге вакытта әлеге сафларда республика буенча 57 хәрби-ватанпәрвәрлек клубларында, кадет мәктәпләре һәм интернатларында, оборона-спорт юнәлешендәге 45 гомумбелем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче 2500 гә якын укучы исәпләнә. “Яшь армия” әгъзалары, укудан тыш, мәдәни, спорт чараларында катнашалар, өстәмә белем алалар, шулай ук беренче ярдәм күрсәтү осталыкларына да өйрәнәләр. 2017 елда “Яшь Армия” отрядлары Татарстанның һәр мәктәбендә дә барлыкка киләчәк.

Комментарийлар