Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган

Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр и...

Татарстанның Яңа Чишмә районында яшен мал фермасын юкка чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
5825 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Яңа Чишмә районы авылында фермада янгын чыгу хәбәре кичә кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына алынган. Урынга 124 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар ярты сәгатьтән артыграк вакыт эчендә янгынны тулаем сүндергән.
Яшен суккан вакытта сарайда 29 бозау булган. Хезмәткәрләр аларны янгыннан саклап кала алган. Эре терлек җәйләүгә җибәрелгән булган.
Янгын 500 квадрат метр мәйдандагы сарайны юк иткән. Биредә кешеләр зыян күрмәгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын яшен сугудан булган.

Комментарийлар