Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның Хезмәт министрлыгында яңа урынбасар билгеләнде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 32 яшьлек Адель Мөбәракшинны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләү турында карар имзалады. Бу...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 32 яшьлек Адель Мөбәракшинны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләү турында карар имзалады.

adel-moberekshin


Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына республика Хөкүмәтендәге үз чыганагы хәбәр итә.
“Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Адель Мөбәракшин Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнде”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
Соңгы вакытта түрә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җир, милек мөнәсәбәтләре һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
Адель Рәфыйк улы Мөбәрәкшин 1986 елның 29 мартында Казанда туган. 2008 елда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлаган. 2014 елда Бөек Британия Бизнес мәктәбендә профессиональ әзерлек узган.
Ул хакимият органына 2008 елда югары уку йортын тәмамлагач килгән һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече вазифасында эшли башлаган.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182508/

Комментарийлар