Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак
Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системалары булдырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыг...
Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системалары булдырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.
![ТаÑаÑÑÑаннÑÒ£ ÑагÑн дүÑÑ ÑÑаÑÑаÑÑнда ÑоÑÐ°Ð»Ñ ÐºÐ¾Ð½ÑÑÐ¾Ð»Ñ ÑиÑÑемаÑÑ ÑÑнаÑÑÑÑÑлаÑак](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/05/07/6468.jpg)
"Тоталь контроль системасы беренче булып Казан – Малмыж юлында, икенчесе Чаллы –Зәй – Әлмәт, өченчесе Казан – Шәмәрдән, дүртенчесе, юл һәлакәтләре күп була торган Чистай – Түбән Кама юлында барлыкка киләчәк", - диде Ленар Габдрахманов.
2018 елда тоталь контроль системасы Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассаларында урнаштырылган. ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе әлеге җиһазлар юл һәлакәтләре санын кимүгә ярдәм иткәнен билгеләп узды.
Бу чаралар автомобильләрнең уртача тизлеген билгеләргә һәм йөк машиналары агымын киметергә ярдәм итә.
Комментарийлар