Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның Табигать музее иске батарейка һәм лампочкалар җыя

Татарстанның Табигать тарихы музеенда “Керпене коткарабыз” дип исемләнгән акция бара. Ул декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Казан Кремлендә урнашкан әлеге музейда кулланышта булган батарейка һәм ламп...

Татарстанның Табигать тарихы музеенда “Керпене коткарабыз” дип исемләнгән акция бара.
img_20161212_165556
Ул декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Казан Кремлендә урнашкан әлеге музейда кулланышта булган батарейка һәм лампочкаларны җыялар, аларны биредә махсус контейнерларга салып калдырырга була. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Батарейкаларда сәламәтлеккә, табигатькә зыянлы химик матдәләр, авыр металл һәм кислоталар бар. Еш кына кешеләр аларны чүп савытларына ташлый. Энергияне саклаучы лампочкаларны да теләсә кайда ташларга ярамый, аларда шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин терекөмеш бар.
Яңа ел алдыннан искергән батарейка һәм лампочкаларны ташлар өчен музейга килергә чакыралар.

Комментарийлар