Татарстанның өч районында котыру чире буенча карантин игълан ителде
Татарстанның өч районындагы авылларда котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хакта фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән республика башлыгы порталында басылып...
Татарстанның өч районындагы авылларда котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хакта фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән республика башлыгы порталында басылып чыккан.
Апас районының Танай-Турай, Яшел Үзән районының Ореховка һәм Тукай районының Таулык авылларында карантин кертелүе турында билгеләп үтелә.
Карантин гамәлдә булган вакытта йорт хайваннарын сату, аларны тиешле территория чикләреннән чыгару, дезинфекцияләнмәгән йон һәм тире чыгару, сәламәт хайваннарның сөтләрен пастеризация уздырмыйча сату яки ризыкта куллану һәм ит өчен авыру терлекне чалу тыела.
Документта күрсәтелгәнчә, карантин авыруның соңгы көненнән ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгачак.
Татарстанның ике районында амброзия һәм повилика авыруларының иң куркыныч учаклары табылган иде.

Комментарийлар