Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның өч фильмы Казан мөселман кинофестиваленең төп конкурсына кертелгән

Татарстанның ике фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән. Кинофестивальнең конкурс программасы аның рәсми сайтына урнаштырылды.Кинофестиваленең төп конкурсына Илдар Яг...

Татарстанның ике фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән. Кинофестивальнең конкурс программасы аның рәсми сайтына урнаштырылды.
Татарстанның өч фильмы Казан мөселман кинофестиваленең төп конкурсына кертелгән
Кинофестиваленең төп конкурсына Илдар Ягъфәровның “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмы, Ләйлә Сәләхетдинованың “Овертайм” кыска метражлы фильмы һәм Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт” тулы метражлы документаль фильмы кертелгән.
“Милли конкурс” номинациясенә Татарстанда төшерелгән 15 фильм кертелгән. Шул исәптән, Ренат Кәримовның “Остазбикә” һәм Алексей Барыкинның тулы метражлы “Водяная” фильмы да бар.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясенә дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм тәкъдим ителгән. Шуның 38е – Татарстанда төшерелгән фильмнар.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 24 – 30 апрель көннәрендә үткәрелә.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183333/

Комментарийлар