Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның өч авылын Казанга кушалар

Татарстан Министрлар кабинеты Татарстанның Питрәч районы Кощак авыл җирлеген Казан территориясенә кушу тәкъдиме белән чыкты. Бу хактагы карар хокукый мәгълүматлар порталында бастырып чыгарылган.Кощак...

Татарстан Министрлар кабинеты Татарстанның Питрәч районы Кощак авыл җирлеген Казан территориясенә кушу тәкъдиме белән чыкты. Бу хактагы карар хокукый мәгълүматлар порталында бастырып чыгарылган.
ksauw2eaekrn9k0zu9ch-1060x600-watermark
Кощак авыл җирлегенә Званка, Иске Кощак һәм Царево авыллары керә. 2017 елгы саннар буенча аларда барлыгы 2900 кеше яши. Шулай ук әлеге җирлек территориясендә "Царево Village" торак комплексы урнашкан.
Документта күрсәтелгәнчә, кыска вакыт эчендә чиновниклар җирле халыктан Казанга кушылырга теләү-теләмәүләре турында фикерләрен тупларга тиеш була, дип хәбәр итә https://kazanfirst.ru сайты.
 

Комментарийлар