Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча яңа җиһазлар алачак

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк.Матди базаны ныгыту...



«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк.



kultura-18-05-2020


Матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак 14 белем бирү учреждениесе арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар.




Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.












Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.


Комментарийлар