Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның күпчелек сулыкларында ташу суының кимүе күзәтелә

Татарстанның күпчелек сулыкларында ташу суының кимүе күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«Н...

Татарстанның күпчелек сулыкларында ташу суының кимүе күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Нократ елгасында суның күтәрелүе дәвам итә. Татарстанның калган елга-күлләрендә ташу суы акрынлап кимүгә таба бара», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Республиканың Арча районы Кәче авылы янындагы юл әле дә су эчендә. Биредә ташу суының биеклеге 30 сантиметр тәшкил итә.
Куйбышев сусаклагычында - Югары Ослан торак пункты янында суның биеклеге 16 сантиметрга арткан һәм 51,55 сантиметр билгесендә туктап калган. Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 2 сантиметрга кимегән.
Түбән Кама ГЭСының түбәнге бьефында суның биеклеге 9 сантиметрга артып, 53,05 метр билгесендә туктап калган.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184829/

Комментарийлар