Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак

Иртәгә, 14 мартта, төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Республиканың көнбатышында урыны белән көчле буран була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Көндез...

Иртәгә, 14 мартта, төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак.
Татарстанда көчле буран булачак
Республиканың көнбатышында урыны белән көчле буран була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән бераз кар яву ихтимал. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы саклана. Юлларда бозлавык булачак.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9 градуска, аязганда -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -4 тән 1 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182501/

Комментарийлар