Татарстанның Күп функцияле үзәкләре 1,5 мең үзмәшгульгә консультация бирде
Бүгенге көндә Татарстанның Күп функцияле үзәкләре 1,5 мең үзмәшгуль гражданнарга консультация ярдәме күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасындагы Күп функцияле үзәк дәүләт учреждениесе матбугат хезм...
Бүгенге көндә Татарстанның Күп функцияле үзәкләре 1,5 мең үзмәшгуль гражданнарга консультация ярдәме күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасындагы Күп функцияле үзәк дәүләт учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда, үзмәшгуль булу өчен салым түләүче буларак исәпкә басарга кирәк, дип искәрттеләр. Моны махсус эшләнгән «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә эшләргә мөмкин.
«Кушымтадан файдалану алай ук кыен түгел, шуңа күрә безгә ешрак гомуми консультация сорап мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге көндә 1,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 90ы Күп функцияле үзәктә үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән», — дип сөйләде Татарстан Республикасындагы Күп функцияле үзәк дәүләт учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова.
Ул күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләренә махсус салым режимын сайлаганда авыл җирлегендә яшәүчеләр дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала, дип билгеләп үтте. Хәзер меңнән артык кеше яши торган барлык авыл җирлекләрендә Күп функцияле үзәк билгеле бер график буенча эшләүче читтән торып кабул итү тәрәзәләре оештырган.
Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен әлеге салым режимын кертү буенча эксперимент үткәрелә торган төбәктә эшчәнлек алып барырга кирәк. Шул ук вакытта бу очракта яшәү урыны әһәмиятле түгел. Әйтик, кеше Киров өлкәсендә яши икән, аның клиентлары Татарстанда булса, үзмәшгуль булырга мөмкин, ә киресенчә, юк. Үзмәшгульләр өчен салым ставкалары 4-6 процентны тәшкил итә.

Комментарийлар