Татарстанның иң яхшы педагог-психологлары Казан, Алабуга һәм Чаллыда хезмәт куя
Татарстанда иң яхшы педагог-психологны сайладылар - ул Казаннан Мәдинә Солтанова.Һөнәри осталык буенча республика конкурсының “Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы” номинациясендә җиңүч...
Татарстанда иң яхшы педагог-психологны сайладылар - ул Казаннан Мәдинә Солтанова.
Һөнәри осталык буенча республика конкурсының “Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы” номинациясендә җиңүче булды. Конкурста балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, психологик-педагогик ярдәм күрсәтә торган хезмәтләрдән һәм үзәкләрдән барлыгы 432 педагог-психолог катнашкан. Аның кысаларында 3800 бала һәм яшүсмергә психологик-педагогик ярдәм күрсәтелгән.
Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 78 педагог-психолог җиңүче дип табылган. Конкурс финалына Нурлат, Азнакай, Сарман, Алабуга, Әгерҗе, Тәтеш, Яшел Үзән, Кайбыч, Балтач, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Аксубай, Чирмешән муниципаль районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан калаларыннан иң яхшы 19 белгеч узган. Беренче урында – Казаннан Мәдинә Солтанова, икенче һәм өченче урыннарда – Алабугадан Наилә Кошеварова һәм Яр Чаллыдан Александр Филиппов. Конкурс лауреатлары булып танылган белгечләр: Нурлаттан Ирина Саврандейкина, Балык Бистәсе районыннан Әлфия Мөхәммәтҗанова, Әгерҗедән Наталья Серебрянникова, Казаннан Эльмира Мифтахова.
Җиңүчеләр акчалата призлар тапшырылачак: I урынга- 50 мең сум, II урынга – 40 мең, III урынга – 30 мең сум, шулай ук лауреатларга – 20шәр мең сум.
Бүләкләү тантанасы, Укытучылар көне уңаеннан, 5 октябрьдә үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар