Татарстанның иң яхшы курайчылары Чаллыга җыелды
28 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында курайчыларның Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII ачык республика бәйгесенең гала-концерты узды, дип яза Чаллы мэриясенең матбугат хезм...
28 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында курайчыларның Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII ачык республика бәйгесенең гала-концерты узды, дип яза Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.
Бәйгедә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Мамадыш, Сарман, Арча, Тукай, Саба һәм Мөслим районнарының иң яхшы иҗат коллективлары, ансамбльләр, оркестрлар һәм аерым башкаручылар катнашты.
Гран-прига «Чишмә» халык уен кораллары ансамблендә шөгыльләнүчеләр лаек булды. Җитәкчеләре - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Наилә һәм Ренат Мөхетдиновлар.

Комментарийлар