
Икенче һәм өченче урыннарны да шушы хуҗалык сөтлебикәләре бүлешкән: берсе – 13604 килограмм, икенчесе 12324 килограмм сөт китергән.
Республика буенча былтыр 1172,4 мең тонна “ак алтын” җитештерелгән, 2014 ел белән чагыштырганда, дүрт процентка күбрәк. Иң югары күрсәткечләргә Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара хезмәтчәннәре ирешкән.
“Продпрограмма” хуҗалыгы җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин белән элемтәгә кереп, уңышның сере белән уртаклашуын үтендек. Ул: “Иртән торып, эшкә барабыз да кич кайтабыз инде”, – диде.
“Продпрограмма” хуҗалыгында өч йөздән күбрәк кеше эшли, фермаларында мөгезле эре терлек саны алты меңгә җитә. Фермер сыерларны Америкадан кайтарткан, 2011 елда – 1800 баш, 2013 елда – тагын 2300 баш. Сөтлебикәләрне Америка Кушма Штатларыннан Новороссийскига башта диңгез аша, аннары Мамадышка машина белән китергәннәр. Бу хуҗалыкта терлек азыгына 15-17 төрле компонент кушалар. Биредә мал гына түгел, техника да импортныкы икән.
Иң бай сөтлебикәләрнең берсе Кукмара районындагы “Урал” хуҗалыгында яши, еллык күрсәткече – 11250 килограмм икән.
Комментарийлар