Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның элеккеге транспорт министры Швецов сак астында хастаханәдә ята

Татарстанның элеккеге транспорт министры Владимир Швецов хастаханәдә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән. Кичә элеккеге министр вазифаи вәкаләтләрен арттыруга б...

Татарстанның элеккеге транспорт министры Владимир Швецов хастаханәдә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән.

 
Кичә элеккеге министр вазифаи вәкаләтләрен арттыруга бәйле җинаять эше буенча тоткарланган.
Бүген исә Швецовның сәламәтлегенә бәйле җитди проблемалар килеп чыгуы һәм аның Республика клиник хастаханәсенә озатылуы билгеле булды. Ул анда сак астында ята, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар