Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның дүрт районында татар эстрадасы йолдызлары концерты уза

6 мартта Татарстанның Кайбыч, Апас, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак. Фото: архив/Рамиль ГалиСәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев, шулай ук керәшеннәрнең «Бәр...

6 мартта Татарстанның Кайбыч, Апас, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак.
3417 Фото: архив/Рамиль Гали
Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев, шулай ук керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбе Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүчеләргә үз җырларын һәм биюләрен бүләк итәчәк.
Мөслим районында «Казан кичләре» хореография ансамбле, «Кыю кызлар» вокаль дуэты һәм Айрат Ганиев чыгыш ясаячак. Әгерҗе районында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле иң яхшы композицияләрен тәкъдим итәчәк.
Татар эстрадасы йолдызлары концерты сайлаулар алдыннан уза. Артистлар әйтүенчә, мондый чыгышлар кешеләргә берләшергә мөмкинлек бирә һәм яхшы кәеф бүләк итә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар