Татарстанның Дәүләт матбугат архивы оешуга 90 ел тула
Совет елларында да, соңрак та, 2007 елга кадәр Китап палатасы буларак билгеле булган һәм Казан шәһәренең Матбугат йорты бинасында урнашкан оешма хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы дип...
Совет елларында да, соңрак та, 2007 елга кадәр Китап палатасы буларак билгеле булган һәм Казан шәһәренең Матбугат йорты бинасында урнашкан оешма хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы дип атала.
Дәүләт матбугат архивының фонд күләме 2 миллион нөсхәгә якын басма продукцияне тәшкил итә. Бу – 1,8 миллион вакытлы басма, 93 мең китап, 3 мең нота һәм рәсем басмалары. Фондта 1925 елдан башлап басылган китаплар, 1921 елдан башлап басылган журналлар һәм 1926 елдан башлап басылган газеталар саклана. Район газеталарының басыла башлаганнан бирле барлык саннарын биредә генә табарга мөмкин.
Татарстанда бастырып чыгарылган бөтен төр басмаларның бер мәҗбүри нөсхәсе түләүсез шушы Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына тапшырыла. Бу Татарстан Республикасы законы нигезендә эшләнә. Әлеге закон матбугат архивының төп эшчәнлеген билгели – Татарстан Республикасы документларының милли китапханә-мәгълүмати фондын туплау, басмаларның дәүләт исәбен алып бару, аларны библиографик һәм статистик теркәү, даими саклау һәм файдалану.
Шулай итеп, Дәүләт матбугат архивы басма документларның мәҗбүри нөсхәләрен саклау урыны булып тора һәм Татарстан милли мәдәнияте ядкарьләренең саклануын гарантияли, ягъни милли мирасханә-мәгълүмати иминият фонды функциясен үти.
Тарихи белешмә: ТАССР ның Китап палатасы республиканың басма продукциясенең дәүләт исәбен алып бару өчен 1926 елның 21 декабрендә гамәлгә куелган. ТАССР ның Халык комиссарлары советы 1927 елның 20 сентябрендәге карары нигезендә ТАССР биләмәләрендә эшләгән барлык типографияләр үзләрендә басылган бөтен продукциянең мәҗбүри нөсхәсен Китап палатасына тапшырырга тиеш булалар. 1931-1938 елларда ул Казан университеты фәнни китапханәсенең бер бүлеге булып санала. 1938 елның 22 апреленнән мөстәкыйль оешма була. “Китап елъязмасы” һәм “Вакытлы матбугат елъязмасы” басмалары даими чыгарыла башлый. Матбугат архивы Казан шәһәренең 8 Март урамы, 5а йорты адресы белән урнашкан һәм Татарстан Дәүләт архивының структур бүлекчәсе санала.
Татарстан басма матбугаты турында мәгълүмат бирү максатыннан Матбугат архивы кварталга бер мәртәбә “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” дәүләт библиографик күрсәткечен әзерли. Елъязма басма һәм электрон вариантларда чыгарыла. “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” эчендә “Китап елъязмасы”, “Сынлы сәнгать әсәрләре елъязмасы”, “Ноталар елъязмасы”, “Татарстан Республикасының вакытлы матбугат елъязмасы”, “Татарстан Республикасында чыккан библиографик кулланмалар күрсәткече”, “Журналларда һәм газеталарда басылган мәкаләләр елъязмасы”, “Рецензияләр елъязмасы”, шулай ук, “Татарстан Республикасы башка республикалар матбугатында” бүлекләре бар.
Матбугат архивы гражданнар һәм оешмалар соравы буенча библиографик белешмәлекләр төзи. Шул исәптән, аерым бер темага багышланганнарын да.

Комментарийлар