Логотип «Мәйдан» журналы

“Татарстанның чиста урманнары” акциясендә 15 меңгә якын татарстанлы катнашты

ТР территориясендә, урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту максатыннан,“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында өмә узды.Акциядә 15 меңнән артык татарстанлы катнашты. Катнашучылар санкция...

ТР территориясендә, урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту максатыннан,“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында өмә узды.
0_6969d_4d4bf351_XL
Акциядә 15 меңнән артык татарстанлы катнашты. Катнашучылар санкцияләнмәгән урыннардан 1500 гектардан 920,5 кубометр каты көнкүреш калдыкларын җыйды. Моннан тыш, автомобиль юллары, федераль һәм төбәк трассалары буеннан 590 кубометр корыган ботаклар һәм аударылган агачлар алынды.
Акциядә барлык министрлыклар вәкилләре, ТР прокуратурасы, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук инициативалы гражданнар катнашты. Акциягә елдан-ел күбрәк кеше кушылуын да билгеләп үтәргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар