Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның "Бриллиант кәләше" билгеле булды

Чаллының Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә "Бриллиант кәләш - 2018" Бөтенроссия фестиваленең региональ туры финалы узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Фото: Венера ИвановаКонкурста 2017 елда гаил...

Чаллының Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә "Бриллиант кәләш - 2018" Бөтенроссия фестиваленең региональ туры финалы узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
f68420f3dfa8c157fd1107ad4484dffe Фото: Венера Иванова
Конкурста 2017 елда гаилә корган һәр хатын-кыз катнаша ала иде.
Сәхнәгә республикабызның төрле районнарыннан килгән 12 катнашучы чыкты. Кәләшләрне гармониялек, матурлык һәм туй образының үзенчәлекле булуына, шулай ук үзенең яраткан ир-атына ничек итеп мәхәббәт аңлатуына карап бәяләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча быелгы "Бриллиант кәләш" булып Чаллыда яшәүче Динара Мөхәммәдиева танылды. 15 май көнне Новосибирск шәһәрендә узачак Бөтенроссия кәләшләр фестивалендә ул Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.
 

Комментарийлар