Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның биш шәһәрендә “Җиңү диктанты" язачаклар

7 майда Татарстанның биш шәһәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган Бөтенроссия "Җиңү диктанты" чарасы булачак. Бу турыда  Татарстанның Мәгариф һәм фән министрл...

7 майда Татарстанның биш шәһәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган Бөтенроссия "Җиңү диктанты" чарасы булачак. Бу турыда  Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Бердәм Россия" партиясе диктант оештырылачак мәйданчыкларны теркәүне төгәлләде. Диктантта 50 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Россиядә мәйданчыклар һәр төбәктә, чит илләрдә – 23 илдә оештырылачак. Алар арасында Германия, Австрия, Дания, Израиль, Кытай, Монголия, Польша, Сербия, Чехия, Болгария, Вьетнам һ. б. бар.
Якындагы мәйданчыкның адресын диктантпобеды.рф. сайтында табарга була. Татарстанда "Җиңү диктанты” мәйданчыклары Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә ачыла, диелгән бу хәбәрдә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185827/

Комментарийлар