Татарстанның бер китапханәсендә тыелган китап ачыкланган
Яшел Үзәннең үзәк китапханәсеннән экстремистик рухтагы материаллар булган китап алынган. Бу китапның әлеге китапханәгә ничек, каян килеп чыгуы сорау булып кала, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.Кита...
Яшел Үзәннең үзәк китапханәсеннән экстремистик рухтагы материаллар булган китап алынган.
Бу китапның әлеге китапханәгә ничек, каян килеп чыгуы сорау булып кала, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Китапның исеме күрсәтелмәгән.
Муниципаль районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Константин Исаев: “Тыелган китаплар исемлеген квартал саен тикшереп торырга тиешле комиссия оешты, ул Юстиция министрлыгы кул астында эшли. Район һәм шәһәр китапханәләрендә шундый басма табылса, ул шунда ук файдаланыштан алына һәм утильләштерелә”, - дип ышандыра.
Китапханәләргә кайбер китапларның яннан керүе билгеле. Мәсәлән, кемдер сарай җыештырганда бер күч китапка тап була, ташлыйсы килмәгәч, китапханәгә илтеп бирә. Күп очракта андый китапларны укып, эчтәлегенә салынган мәгънәсенә төшенеп бетмичә дә калына. Шуңа күрә китапханәчеләргә дә, ата-аналарга да уяурак булырга кирәк. Малайлар һәм кызларның яшүсмер чорында алынган мәгълүматны дөрес аңлап кабул итә белмәве беркем өчен дә сер түгел. Чыганак – китап кына түгел, монда интернет та, яңа танышлар да керә. Алда әйтеп узган китап – беренче шомлы хәбәр. Алга таба шундый хәлләрне булдырмау – безнең бурыч, диелә “Яшел Үзән” газетасында.

Комментарийлар