Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның бер авылы чүп оясына әйләнгән

Татарстанның бер авылы кешеләре өем-өем чүп янында яши.Лаеш районы Тетеево авылы яшәүчеләре бистәләренең чүп оясына әверелә баруына зарланалар. Җирле халык сүзләренчә, Чүп тутырылган капчыкларны менә...

Татарстанның бер авылы кешеләре өем-өем чүп янында яши.
Лаеш районы Тетеево авылы яшәүчеләре бистәләренең чүп оясына әверелә баруына зарланалар. Җирле халык сүзләренчә, Чүп тутырылган капчыкларны менә инде берничә атна алып китүче юк. Кешеләр аптырашта, чүпне чыгарган өчен алар акча түләп бара.
Алар әйтүенчә, чүпне алып китү буенча кыенлыклар һәрвакыт туып торган.
- Монда ике хатын-кыз эшләде, чүпне җыйдылар. Әмма рәис аларга июнь ае өчен түләмәде. Шуннан соң алар бу эштән баш тарттылар. 1300 сумга монда эшләп йөрисе килер идеме соң? - ди авыл кешеләре.
Хәзерге вакытта бөтен авылга исәпләнгән ике чүп контейнеры берничә атна алып кителмәгән. Якын-тирәдә начар исләр таралган. Җирле халык сәламәтлекләре өчен борчыла башлаган. Шуның өстенә авылның чүплеге бердәнбер кибет янында урнашкан, шунлыктан һәрберсенә аның яныннан узып йөрергә туры килә.
Авыл советында исә, бөтен гаепне дача тотучыларга аударалар, бистәсенең администрациясе фикеренчә, артык күп чүп җыелу шулардан килә.
 
Фото: vk.com

 
Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Комментарийлар