Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның ноталы җыр китабы басылып чыкты

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның эстрада җырларыннан торган китабы дөнья күрде. Басмага җырчының илледән артык җыры кергән. Бу хакта ул “Мин” китабын тәкъдим итү уңаеннан оештырыл...

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның эстрада җырларыннан торган китабы дөнья күрде. Басмага җырчының илледән артык җыры кергән. Бу хакта ул “Мин” китабын тәкъдим итү уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
004 Фото: Регина Гумарова
“Китап язу идеясе күптәннән бар иде, дип әйтә алмыйм. Җырлар иҗат ителеп, җыелып барды. Соңыннан гына аларны халыкка җиткерәсе, тамашачы күңелендә калдырасым килде. 50 дән артык җырым бар, аларны үзем генә тыңлау һәм башкару бик үк дөрес булмас, дип уйладым. Яңа китабымны халыкка бүләк буларак чыгардым. Ул сатылмый, шуның өчен китапның беренче битенә “тамашачыларыма бүләк” дип махсус яздым. Җыр китабы 1000 данә тираж белән басылып чыкты. Әлеге китапны иртәгә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә булачак концертымны карарга килгән тамашачыга бүләк итәргә уйлыйм. 800 данә китап концертта таратылачак. Үзем язган җырлар миңа бик кадерле һәм якын. Барлык җырларымны чын күңелдән иҗат итәм, шуңа күрә аларны бер җыентыкка тупларга булдым. Мин көйләр язам, ләкин моны күпләр белми. Чит җирләрдә концертларда катнашырга, Сабан туй бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга туры килә. Күп очракта җырларымның авторларын дөрес тәкъдим итмиләр. Минем исемне түгел, бөтенләй башка авторларныкын әйтәләр. Менә шуннан соң күңел бераз кителде. Аннан соң авыл һәм районнардагы кайбер иҗат коллективлары, ансамбльләр минем җырларымны башкара. “Мин” китабы аларга да файдалы булачак, чөнки җырлар ноталар белән бергә язылган”, - диде җырчы.
Китапка 17 авторның җыр сүзләре кергән. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ринат Мөслимов, Тәслимә Низами, Раушан Шәриф, Рөстәм Зәкуанов, Фердинант Гайсин, Әсхәр Кәшфуллин кебек күренекле шәхесләр бар. Шунысын да әйтү урынлы булыр: китапта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мөхәррире, шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы Сания Әхмәтҗанованың “Кайту” шигыре дә урын алган.
Лилия Муллагалиева әйтүенчә, ноталы китап чыгару бик җиңел эш түгел һәм күп вакыт тәлап итә. Китапны дөньяга чыгару юнәлешендә тәҗрибәле төркем эшләгән. Җырчы ноталар төзүдә ярдәм күрсәткән Риф Гатауллин, Илһам Байтирәккә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Матбугат конференциясендә, җырчының үзеннән тыш, җырлар авторлары Эльвира Сафина, Кәүсәрия Нуруллина, Нариман Камал катнашты.
“Җырчыларның иҗатларына, шәхси тормышларына багышланган китаплар чыга тора. Авторларга игътибар итү барлык кешегә дә хас әйбер түгел. Бу яктан Лилия Муллагалиева күпләргә үрнәк. Безнең хакта мәгълүмат биреп, китап бастырганы өчен рәхмәт. Китапның исеме – “Мин”. Лилия дә горурланып “мин” дип әйтә алырлык кеше”, - диде шагыйрә, галимә Эльвира Сафина.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/28/172446/

Комментарийлар