Татарстанның алты балалар бакчасы ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре оештырган
2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңгән. Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Җиңүчеләр арасында — Казанны...
2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңгән. Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Җиңүчеләр арасында — Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар. Аларда ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.
2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.
Комментарийлар