Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның 30 иң яхшы икетелле балалар бакчасына 500 әр мең сум акча бирәләр

Татарстанда "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына сайлап алу өлеше тәмамланды. Анда республиканың 27 районыннан 50 катнашучы сайлап алынды.Конкурсның икенче өлешендә оештыручылар мәктәпкәчә...

Татарстанда "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына сайлап алу өлеше тәмамланды. Анда республиканың 27 районыннан 50 катнашучы сайлап алынды.
Конкурсның икенче өлешендә оештыручылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга югары дәрәҗәдә ике телле белем бирүче 30 җиңүчене билгеләячәк. Алар һәрберсе 500 әр меңлек грантка ия булачак. Әлеге грантның максаты - ТР дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирүдә уңай тәҗрибәне башкаларга да үрнәк итеп кую.
 

Комментарийлар