Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның 16 меңнән артык укучысы БДИ тапшыру өчен йомгаклау иншасы язды

Бөтен Россия буенча унберенче сыйныф укучылары БДИга допуск булып хезмәт итүче йомгаклау иншасын яздылар.Татарстанда аны бу уку елының 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, дип хәбәр итә...

Бөтен Россия буенча унберенче сыйныф укучылары БДИга допуск булып хезмәт итүче йомгаклау иншасын яздылар.



Татарстанда аны бу уку елының 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

«Алар арасында Урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 26 студент, ябык типтагы учреждениеләрдән 273 кеше бар. Узган елларда мәктәпне тәмамлаган бер кеше дә бар», - дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.
Кайбер укучылар инша урынына изложение яздылар, алар - 357 кеше, шул исәптән 84-е – мөмкинлекләре чикләнгәннәр.
Быел йомгаклау иншалары өчен «Аталар һәм балалар», «Хыял һәм чынбарлык», «Сәнгать һәм һөнәр», «Игелек һәм рәхимсезлек» кебек темалар сайлап алынды. Нәтиҗәләр «зачет-незачет» системасы буенча бәяләнә. Алар дүрт ел гамәлдә булачак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/05/176482/

Комментарийлар