Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның 10 авыл җирлегендә үзара салым салу референдумы тиешле тавыш җыя алмады

Татарстанда гражданнарның үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдум 841 авыл җирлегендә уңай нәтиҗә белән үтте.10 җирлектә халык җитәрлек булмыйча, кирәкле 50 процент җыелмаганлыктан уңай нәти...

Татарстанда гражданнарның үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдум 841 авыл җирлегендә уңай нәтиҗә белән үтте.
A woman casts her ballot during the referendum on the status of Ukraine's Crimea region at a polling station in Sevastopol March 16, 2014. Voting got underway in Crimea on Sunday as the inhabitants of this Ukrainian region began to cast their ballots in a referendum aimed at deciding whether the peninsula leaves Ukraine and becomes part of Russia. REUTERS/Baz Ratner (UKRAINE - Tags: POLITICS CIVIL UNREST ELECTIONS)
10 җирлектә халык җитәрлек булмыйча, кирәкле 50 процент җыелмаганлыктан уңай нәтиҗә бирмәде. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 107 нче утырышында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин җиткерде, дип хәбәр итә Комиссиянең матбугат хезмәте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел беренче тапкыр референдумнарда төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр катнашты.
Гражданнарның үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 20 ноябрьдә Татарстанның 42 районының 851 авыл җирлегендә үтте.
Гобәйдуллин фикеренчә, референдум халыкның игътибарын үзе яшәгән территория белән идарә итүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. «Республиканың күпчелек авыл җирлегендә әлеге мәсьәләгә гражданлык җаваплылыгы белән караулары куанычлы. Республика буенча тавыш җыю уртача 69,27 процент булды, бу 569 мең 985 кеше референдумда катнашты дигән сүз», – диде ул.
Утырышта көн тәртибе мәсьәләләренең берсе ТР Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандаты буенча иде. Ул республика кандидатлары исемлегендә теркәлгән Андрей Артемьевка тапшырылды. Мандат Ольга Павлова РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайлангач, ТР Дәүләт Советында депутатлык вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле вакантлы булды.
Шулай ук 20 ноябрьдә җирле үзидарә советларына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар