
Россиядә кино елы уңаеннан оештырылган күргәзмә геройлары – Россия һәм Татарстан кинематографиясе үсешенә саллы өлеш керткән шәхесләр. Казан кирмәненә килүчеләр Федор Шаляпин, Галина Кравченко, Чулпан Хаматова һ.б. бик күп танылган шәхесләрнең биографияләре, иҗатлары белән таныша ала.

Актерларның биографиясе, аларның истәлекләре, тормышындагы мөһим фактлар күргәзмәдә чагылыш таба. Гаилә һәм шәһәр архивларында саклана торган фотографияләр аша якташ киночыларыбызның яңа якларын ачарга мөмкин.
Күргәзмәне әзерләгәндә В.Качалов, Г.Камал театрлары һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге фондларындагы архив материаллары файдаланган. “Татарстаннан кинога” проекты 1 августка кадәр эшләячәк.
Комментарийлар